news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскида узган бокс турнирында спортчыларны Россия боксерлары котлады

Лениногорскида узган бокс турнирында спортчыларны Россия боксерлары котлады
zamansulyshy.ru

11 сентябрьдә Лениногорскида истәлекле көн. Россия Герое Дамир Исламов истәлегенә бокс буенча беренче турнир узды, ул Танкистчылар көнендә үтте. Шулай ук Геройлар аллеясында Дамир Исламовка һәйкәл ачылды. Бу хакта «Заман сулышы» газетасы яза. 

Украинада барган хәрби операциядә һәлак булган Дамир Исламов бокс белән шөгыльләнгән, турнирларда катнашкан. Аның тренеры Альберт Сафин тәкъдиме белән Дамир Исламов истәлегенә Танкистчылар көнендә бокс буенча турнир үткәрергә карар иттеләр. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов әйтүенчә, турнир традициягә кереп китеп, ел саен уздырылачак.

Бүгенге бокс турнирына кунак булып, дөнья чемпионы, танылган боксчы Александр Поветкин һәм WBA версиясе буенча дөнья чемпионы Денис Лебедев килде.

Турнир ачылышында Дамир Исламовның туганнары, дуслары, хезмәттәге иптәшләре, моннан тыш юнармиячеләр, яшь гвардиячеләр, локаль сугышларның ветераннары, әфганчылар, «Хәрби бердәмлек» оешмасы һәм тамашачылар катнашты. Мәдәният сарае залы туп-тулы иде. Эчке якка кереп карый алмаучылар өчен мәдәният сараеның тышкы ягына зур экран куелган, сәхнәдәге күренешләрне халык шуннан, урамда экранда күрә алды.

Рингка Россия, Белоруссия, Таҗикстан һәм Төркеманстан спортчылары чыкты. Яшь спортчылар күп иде, 30дан артык, алар Россия боксерлары йолдызлары Александр Поветкин һәм Денис Лебедевтан котлаулар кабул итте.

Соңыннан исә профессионал боксчылар көрәш турниры булды, диелә хәбәрдә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot