news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскида «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» төркеменең волонтерлары белән очрашу булды

Лениногорскида «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» волонтер төркеме үз эшчәнлеген махсус хәрби операция башланып бер ай үткәч башлады. Волонтерлык хәрәкәтен оештыручы булып хәрби хезмәткәр офицерның әнисе Салихова Светлана Атласовна тора. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Розалия Мостафина яза.

Биредә 65 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар һәм ир-атлар, алгы сызыктагы егетләргә ярдәм итү өчен мөмкин булганның барысын да эшлиләр. Мәсәлән, маскировка һәм антидрон челтәрләрен үрәләр. Бүгенге көндә хәрбиләр аларны 600 данәдән артык алган.

Хәрбиләр соравы буенча төнге антидрон плащ-пончо үрә башлаганнар. Азык-төлек, гигиена чараларын җыюны оештыралар, акча җыюны алып баралар.

Светлана Атласовна җитәкчелегендә даими рәвештә гуманитар ярдәм партияләре җибәрелә. Кыскасы, Куйбышев урамында урнашкан төркемдә эш бер дә туктап тормый, ярдәм итүдән туктамыйлар.

Хәрби операциягә намуслы өлеш керткәннәре, актив тормыш позицияләре өчен шәһәр һәм район Ветераннар советы рәисе Галия Хәлимова 17 волонтерга Рәхмәт хаты тапшырды.

Аралашу чәй эчү, сөйләшү, патриотик җырлар башкару белән дәвам итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot