news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлекне тикшерделәр

Эш сәфәре ахырында Татарстан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов белән очрашты.

Лениногорскида урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлекне тикшерделәр
http://minleshoz.tatarstan.ru/

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). Бу көннәрдә Татарстан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Лениногорск муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды. Анда ул 2020 елда урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлеген бәяләде. Аны муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Сергей Тимаков һәм «Лениногорск урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Александр Степанов озата йөрде.

Аерым алганда, Илгизәр Зарипов Лениногорск урманчылыгының Лениногорск һәм Зәй-Каратай участокларында ясала торган янгынга каршы минераллаштырылган полосаларны карады, «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ һәм «Лениногорск урман хуҗалыгы» БДУ җитештерү участогын карады.

Эш сәфәре ахырында Илгизәр Зарипов Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов белән очрашты. Очрашу кысаларында урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре, гадәттән тыш хәл килеп туган очракта оешмаларның көчләрен һәм чараларын җәлеп итү тәртибе һ.б. турында фикер алышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100