news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида урман кырыйларындагы чүплекләрне ачыкладылар

Татар һәм рус зираты тирәсендә дә чүп-чарның “төрле сортлары” тау-тау өелеп ята.

(Лениногорск, 20 апрель, "Татар-инорм", "Заман сулышы", Зилә Мөдәррисова). “Лениногорск урманчылыгы” хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган рейд барышында урман кырыйларында чүплек ташлау урынына әйләнгән урыннарны күрдек. Кешеләрнең табигатькә карата рәхимсез булуының ачык мисалы инде бу, дип яза район газетасы сайты.

Без ул көнне шәһәр тирәсендәге урман тирәләрен карадык. Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре бу турыда бик борчылып сөйләде.

–Көз көне генә бу тирәне ялт иттереп җыештырган идек, берничә ай эчендә тагын чүп-чар җыелган. Бик кызганыч: күпчелек вакытыбыз урманнарны карап түгел, ә чүпләрне җыеп үтә. Урманны карап торучылар гына бу тәртипсезлекләргә киртә куя алмый, кешеләрнең үзеннән тора шул, – ди егерме елдан артык урман инспекторы булып эшләүче Альберт Гарипов.

Ерак китәсе түгел: тубдиспансер ягындагы урман ягына борылуга чүпнең ниндие генә юк: көнкүреш калдыклары, кәгазь, пластик һәм пыяла шешәләре, тәгәрмәч, шифер кисәкләре...

Татар һәм рус зираты тирәсендә дә чүп-чарның “төрле сортлары” тау-тау өелеп ята.

–Һәрберебез үзе яшәгән, ял иткән урынны чиста тотарга бурычлы. Кешеләр, кызганыч, соңгы елларда әйләнә-тирәгә бик битараф карый. Экологиягә һәм тирә-юньгә зыян салучылар кимү ягында дип әйтә алмыйм. Урман – чүп оясы түгел, ә матур, күңелне ял иттерә торган урын булырга тиеш тә бит, – ди “Лениногорск урманчылыгы” җитәкчесе Александр Степанов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100