Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Лениногорскида Урайдан килгән делегация булып китте

Урай делегация ике көн дәвамында Лениногорск белән танышты. Урайдан килгән делегация составында шәһәр башлыгы урынбасарлары – Михаил Данилов, Светлана Новосёлова һәм Елена Подбуцкая. Алар белән Урай Дума депутаты Евгений Ребякин килде. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.
Моннан 2 ай элек Лениногорскига Урай шәһәре башлыгы Тимур Закирҗанов килгән иде. Нәкъ менә аның инициативасы белән биш ел элек Лениногорск һәм Урай арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланган булган.
Урайлыларның эш сәфәре ике көн дәвам итте һәм төрле тармакларда Лениногорск уңышларын күрсәтүгә юнәлдерелгән чараларга бай булды. Урай шулай ук – нефтьчеләр шәһәре. Көнбатыш-Себер нефтен беренче ачучы булып исәпләнә. Быел Урай шәһәренә 60 ел. Кунаклар шәһәребезнең уңай тәҗрибәсен үзләштерергә һәм үзләренекен уртаклашырга килгәннәр иде.
Беренче көнне кунаклар шәһәрнең 2нче мәктәбендә, нефть техникумында, «Долголетие» социаль үзәгендә булды, ТОСларның эше белән танышты. Шулай ук Шөгердә урнашкан Нефть музеенда булдылар.
Делегация Мәдәният сараен бик ошатты, якын арада Урайда Сәнгать сарае төзергә җыеналар икән. Эш сәфәренең икенче көнендә кунаклар сәнәгать паркларына юнәлде, аның үсешен күрделәр.
Делегация «Ленмаш заводы» металл конструкцияләре заводы эше белән танышты, анда кунакларга җитештерүнең заманча технологияләрен күрсәттеләр. Алар шулай ук металл каркаста мебель җитештерүдә махсуслашкан «Модуль» компаниясендә һәм «Сәяр» мебель салонында булды, анда җитештерелә торган продукциянең сыйфатын һәм төрлелеген бәяләделәр.
Агропромышленность өлкәсе дә аларны кызыксындыра иде. Кунаклар экологик яктан чиста булган яшелчә - кыяр һәм помидор җитештерү белән шөгыльләнүче «Виктория» крестьян-фермер хуҗалыгында булдылар. Делегациядә катнашучылар крестьян-фермерлык хуҗалыгында үстерелгән продукциянең сыйфатын югары бәяләде.
Ике көн эчендә урайлыларга Лениногорскида булган иң яхшыларны күрсәтергә тырыштылар. Оештыручылар кунакларда Лениногорск иң җылы тәэсирләр калдырды дип ышана, ә урнаштырылган элемтәләр төбәкләр арасында киләчәк хезмәттәшлек өчен нигез булачагына ышаныч зур.

Фото: © Лениногорск муниципаль районы Телеграм-каналыннан
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз