news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида "Тыл хезмәтчәннәренең үлемсез полкы" мемориалы ачылды

Узган ел проект республика конкурсында грант откан булган.

Лениногорскида "Тыл хезмәтчәннәренең үлемсез полкы" мемориалы ачылды
Ирина Биктимирова

(Лениногорск, 10 июль, "Татар-информ", "Заман сулышы", Розалия Мостафина). Узган атнада Геройлар аллеясында тантаналы рәвештә "Тыл хезмәтчәннәренең үлемсез полк" мемориалын ачу тантанасы булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.


Шәһәрдә “Үлемсез полк” мемориалы фронтта катнашучыларга багышланганы бар иде. Ул аллеяны чыгып җиткәндәрәк урнаштырылган. Анда исемлекне тулыландырып торалар, чөнки еллар үткән саен яңа исемнәре табыла тора. Тыл хезмәтчәннәренә багышланган мемориалны ачу тантанасында ветераннар активы, мактаулы гражданнар, шәһәр халкы катнашты.

Илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларны барлау, тыл хезмәтчәннәре исемлеген яңарту буенча шәһәр һәм район ветераннар советы зур эш башкара. Бу хакта үз чыгышында район башлыгы Рәгать Хөсәенов әйтеп үтте. Киләчәктә дә район территориясендә үз проектларын гамәлгә ашыруларын теләде. Тантанага килүчеләргә әлеге вакыйганың мөһимлеген әйтеп узды.

Ветераннар советы рәисе Анатолий Кондратьев “Лениногорскилыларның үлемсез полк” мемориалы төзелеше” проектын реализацияләү юллары турында сөйләде. Узган ел проект республика конкурсында грант откан булган. Проект эшендә ярдәм итүчеләр дә бар, Анатолий Кондратьев Рәхмәт хатлары тапшырды. Аның берсе район башлыгы Рәгать Хөсәеновка да бирелде.

Мемориалны ачу өчен кызыл тасма киселде. Аннан барысы да бердәм булып, чәчәкләр куйдылар. Күбесе исемлектән туганнарының, якыннарының фамилияләрен эзләде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100