news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида трамплиннан сикерәчәкләр

Ачык чемпионат һәм республика беренчелеге үткәреләчәк

 (Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”). 2-4 октябрьдә Лениногорскидагы трамплиннар комплексында чаңгыда трамплиннан сикерү һәм ике төр чаңгы ярышы буенча Ачык чемпионат һәм республика беренчелеге үткәреләчәк.

3 октябрьдә ике төр ярыш буенча көч сынашалар: 29 һәм 48 метрлы трамплиннардан сикереп, 2, 3, 5 чакрымга йөгерәчәкләр. 4 октябрьдә – трамплиннан сикерәчәкләр. Ярышлар сәгать 10да башлана, дип белдерә Лениногорскиның  “Заман сулышы” газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100