Лениногорскида трамплиннан чаңгыда сикерү буенча беренчелек булды
Анда 23 спортчы катнашты
(Казан, 20 гыйнвар, “Татар-информ”). Лениногорск шәһәренең “Олимпия резервы” спорт мәктәбендә бу якшәмбедә трамплиннан чаңгыда сикерү буенча беренчелек үтте. Анда 23 спортчы катнашты.
2001–2002 елгы яшүсмерләр арасыннан Марс Садриев җиңү яуласа, көмеш призга Руслан Әхмәтшин, бронзага Андрей Окунев лаек булды.
2003 елгы һәм аннан да яшьрәкләр арасыннан җиңүче булып Данил Садриев билгеләнде, көмешне Алексей Ефимов, бронзаны Булат Галимов алды, дип хәбәр итә районның “Заман сулышы” басмасы.