Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лениногорскида Тимәш авылы янында бард җырлары фестивале булды
Лениногорскида Тимәш авылындагы данлыклы тауда легендар 3нче скважина янында III бард җыры фестиваль-конкурсы узды. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Диләрә Гыйльметдинова хәбәр итә.
Кичәне таныш көй-музыка белән уздыру өчен гаиләләре белән бергә көньяк-көнчыгыштан нефтьчеләр килде. Аларның кайберләре катнашучы буларак, икенчеләре музыкадан ләззәтләнү алу өчен, табигатьтә ял итү, җиләк һәм хуш исле үләннәр җыю өчен килде.
Оештыручы булып «Татнефть» профсоюзының Лениногорск территориаль беренчел профсоюз оешмасы чыгыш ясады. Фестиваль Гаилә елына һәм яшьләр көненә багышланды.
Җырчыларның моңлы тавышлары, аларның җиткерү осталыгы, һәркемгә таныш музыкаль композицияләр – болар барысы да кабатланмас атмосфера тудырды һәм тере музыка яратучыларга җылы эмоцияләр бүләк итте. Һәр чыгыш җырлау белән үрелеп барды.
Рухи ризыктан тыш, монда катнашучылар тәмле пылаудан һәм үлән чәйләреннән авыз итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз