news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида Татарстанның Территориаль иҗтимагый үзидарә вәкилләре булды

Лениногорскига Татарстанның төрле шәһәрләреннән Территориаль иҗтимагый үзидарә вәкилләре делегациясе килде. Республика конференциясендә 400ләп кеше катнашты, алар тәҗрибә уртаклашты. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында хәбәр ителә.

Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Рәисенең территорияләр белән эшләү идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ибраһимов, Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин конференция эшендә катнашты.

Конференция алдыннан Территориаль иҗтимагый үзидарә вәкилләре Лениногорскидагы эшләр белән танышты, шәһәр микрорайоннарында, ишегалларында булды. Алар үткәргән чараларны карады. Лениногорскиның «Нефтьче» микрорайонында традицион Ишегалды бәйрәмнәрендә булды. Бәйрәм Татарстан нефтенең 80 еллыгына һәм Ромашкино ятмасының ачылуына 75 ел тулуга багышланды.

Аннары тәҗрибә алмашу Мәдәният сараенда конференциянең пленар өлешендә дәвам ителде. Биредә катнашучыларны Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин сәламләде.

«Лениногорск бай һәм данлы тарихлы шәһәр, җитештерү һәм социаль үсеш өлкәсендәге казанышлар гармонияле рәвештә баручы һәм үсештә булган шәһәр. Без бүген халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуда территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләренең роле зур булуына инандык», - диде Әгъзам Гобәйдуллин.

«Лениногорскида 13 Территориаль иҗтимагый үзидарәсе эшли. Шәһәрнең барлык халкының 90 проценттан артыгы шулар составына керә», - диде район башлыгы Рәгать Хөсәенов.

Чара бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Территориаль иҗтимагый үзидарәсенең актив рәисләрен Рәхмәт хатлары һәм грамоталар белән бүләкләделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100