news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскида Татарстанның иң яхшы шахматчысын ачыкладылар

Ярыш нәтиҗәләре буенча Лениногорскиның 2нче мәктәбе командасы беренче урынга лаек булды.

(Лениногорск, 4 ноябрь , “Татар-информ”, “Заман сулышы”). Каникул көннәрендә Лениногорск шәһәрендә Татарстан мәктәпләре укучылары арасында шахмат буенча Спартакиаданың республика этабы ярышлары узды, дип хәбәр итә “Заман сулышы” газеты.

Ярышларда республиканың 34 муниципаль гомумбелем бирү учреждениесе командалары катнашты. Уеннар шәһәребезнең 10нчы мәктәбендә узды. Биредә шахмат буенча күргәзмә дә оештырдылар.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Лениногорскиның 2нче мәктәбе командасы беренче урынга лаек булды. Икенчедә – Яр Чаллының 32нче мәктәбе, өченче урынны Түбән Каманың 2нче гимназиясе алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot