news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскида Татарстан казые Җәлил хәзрәт катнашында вәгазь кичәсе була

Лениногорскида Татарстан казые Җәлил хәзрәт катнашында вәгазь кичәсе була
Фото: "Татар-информ" архивы

Лениногорскига Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев килә. Анда вәгазь кичәсе узачак. Бу хакта «Заман сулышы» Лениногорск мөхтәсибәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Чара шәһәрнең «Ихлас» мәчетендә, 23 октябрьдә, ястү намазыннан соң, якынча 18.00 сәгатьтә башлана.

Җәлил хәзрәтнең вәгазьләре үтемле, аңлаешлы телдә һәм уйландыра торган. Теләүчеләр әлеге чарада катнаша ала, диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot