news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида Татарстан гимны сүзләре авторының 95 яшьлеге уңаеннан искә алу кичәсе үтте

Рамазан аганың кызы Гөлшат ханым һәрдаим әтисенең шигырьләрен, иҗатын барлап, бик зур эшләр башкара.

(Лениногорск, 9 апрель, "Татар-информ", "Заман сулышы",  Зилә Мөдәррисова). Лениногорскида Татарстан гимны сүзләре авторы Рамазан Байтимеровның 95 яшьлеге уңаеннан искә алу кичәсе үтте, дип яза район  газетасы.

Мәдәният сараенда үткән кичә Рамазан аганың төрле елларда иҗат ителгән шигырьләре татар һәм рус телләрендә башкарылды, җырлары башкарылды.

- Әти бакчабызда алмагач утырткан иде. Ул һәрвакыт чәчәккә күмелеп утырды. Вафат булгач, ул алмагач та “үлде”, корыды. Ә менә Татарстан гимны сүзләре буларак, конкурста нәкъ менә әтинең шигыре җиңеп чыккан елны, кабат тернәкләнеп китеп, шау чәчәккә күмелде, - дип хатирәләрен яңартты Рамазан аганың кызы Гөлшат ханым.
Ул һәрдаим әтисенең шигырьләрен, иҗатын барлап, бик зур эшләр башкара. Әле Казанга барып, әтисе турында телевидение тапшыруында чыгыш ясап кайткан. Шагыйрь һәм язучылар белән элемтәдә тора. Рамазан аганың 95 еллыгын башкалада үткәрергә җыенуларын да әйтте.

Әлеге кичәне оештыру да - аның идеясы.

-Кешене ялыктырмый торган итеп, әтинең шигырьләре һәм аның сүзләренә язылган җырлардан торган кичә оештырасым килгән иде. Тамашачыларга ошады икән, мин бик шат, - ди ул.

Залда утыручылар арасында өлкәннәр дә, яшьләр дә, мәктәп укучылары да бар иде. Администрация вәкилләре дә, төрле оешмадан килүчеләр дә бар иде.

-Рамазан Байтимеров утны-кичкән сугыш ветераны, искитмәле талант иясе иде. Татарстан гимнының сүзләре авторы буларак аның белән горурланабыз, - диде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100