news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида «Татарстан — безнең йорт» этно-мәдәни фестивале булды

Лениногорскида «Татарстан — безнең йорт» этно-мәдәни фестивале булды
Фото: Рамия Гарифуллина/https://zamansulyshy.ru/

Лениногорск Мәдәният сараенда «Татарстан — безнең йорт» республика этно-мәдәни фестиваль үткәрелде. Анда Лениногорск шәһәренең үзеннән, Бөгелмә, Баулы, Әлмәт, Ютазы, Чирмешән, Азнакай, Актаныш һәм башка районнардан да килгәннәр иде. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Рамия Гарифуллина яза.

Аларны шәһәр башлыгы урынбасары Галия Урманова үз исеменнән дә, шулай ук Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов исеменнән дә сәламләде.

«Хөрмәтле кунаклар, сезне кунакчыл Лениногорск җирендә сәламлибез. Әлеге фестиваль 2 октябрьдә төрле районнарда зональ этабын башлап җибәрде. Җиңүчеләр 4 ноябрь көнне Казан шәһәрендә үткәрелгән Халыклар бердәмлеге көнендә үз районы, шәһәре данын яклаячак. Лениногорск шәһәрендә зональ этап тәмамланачак. Безнең өчен бу бик зур җаваплылык та, шул ук вакытта, зур хөрмәт тә. Һәрберегезгә уңышлар, җиңүләр телим«,-диде ул.

«Татарстан — безнең йорт» этно-мәдәни фестиваль инде 10 елга якын үткәрелә.

Фото: Рамия Гарифуллина/https://zamansulyshy.ru/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100