Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лениногорскида татар эстрадасы легендасы Илһам Шакиров хөрмәтенә зур концерт була
17 октябрьдә 17.00 сәгатьтә Лениногорскида татар эстрадасы легендасы Илһам Шакиров хөрмәтенә зур концерт узачак. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.
Быел – 2025 елда РСФСРның халык һәм атказанган, ТАССРның халык һәм атказанган артисты, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты, татар эстрадасының данлы легендар җырчысы Илһам ага Шакировның тууына 90 ел булды.
Концертта ТАССРның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева, Россиянең халык артисты Георгий Ибушев, Татарстан Республикасының атказанган артисты Руслан Баһадур, Татарстан Республикасының атказанган артисты Ринат Вәлиев, «Талант» үрнәк вокал студиясе чыгышлары була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз