Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лениногорскида «Татар аты» фестивале ярышларында җиңүчеләр бүләкләнде
Лениногорск районы өчен генә түгел, ә республика өчен дә «Татар аты» – әһмиятле вакыйга. Ул атчылыкның бай традицияләре белән танышырга һәм үсеп килә торган яңа буынга ата-бабаларыбыз мирасын тапшырырга мөмкинлек бирә. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Розалия Мостафина яза.
«Татар аты» фестивале спорт казанышлары өчен мәйданчык кына түгел, ат үрчетүчеләр һәм ат яратучылар арасында тәҗрибә уртаклашу өчен дә мөһим чара. Татар токымлы атлар акыллы, чыдам, авырлыкларга да түзә торган малкайлар икәнлеген бу юлы да исбатладылар.
Фестиваль татар токымлы атларны рингка алып чыгу белән башланды, ягъни матурлык бәйгесе дип тә атарга була, атлар: айгыр һәм бияләр үзләренең тышкы кыяфәтләрен, торышларын күрсәттеләр. Аларны белгечләр бәяләде. Конкурста катнашучылар арасында «Татнефть» ат спорты мәктәбе атлары да бар. Шулай ук атларны күрсәтүгә иң яхшы әзерләүче белгечне дә билгеләп уздылар.
Ат чабышларын тамашачылар, килгән кунаклар да яратты. Чабышларда катнашучылар өчен көч биреп тордылар, артта калучылар өчен борчылдылар, финишка беренче булып килүчеләр өчен шатландылар. 3 яшьлек татар токымлы атлар арасында беренче урында Илнур Насыйбуллин, 2 яшьлек атлар арасында беренчедә – Булат Галяутдинов.
Быел фестиваль катнашучыларының географиясе киңәйгән. Татарстан, Төркмәнстан, Казахстан, Үзбәкстан, Ставрополь, Дагыстан, Башкортстан, Чиләбе, Мордовия, Мәскәү өлкәсеннән килүчеләр төрле уен-ярышларда катнаштылар. Ике мәйданчыкта ат өстендә көрәш – «Аударыш» барды.
«Мәргән-укчы» уенының ике төрлесе узды: беренчесендә ат өстендә утырган килеш, җәядән ук белән мишеньгә тидерсәләр, икенчесе, ат өстендә чабып барган вакытта ук белән мишеньгә тидерергә иде. Мәргәнчеләр арасында ир-егетләр генә түгел, хатын-кызлар да бар.
«Улак – Күк буре» уены казах, кыргыз, үзбәк, башкорт, Азия халыклары арасындагы популяр уен. Уенда Башкортстан, Татарстан, Ногай командалары катнашты, Беренчене – Башкортстан, икенче урынны Татарстан алды.
Фестивальдә «Камыр батыр», «Аркан тарту», «Таш ату», кашыкка йомырка куеп, шулай ук капчык киеп йөгерү уйнатылды. Олысы, кечесе рәхәтләнеп катнашты, күңел ачты. Мастер-класслар да күп үткәрелде. Сәхнәдән фольклор коллективлар, Лениногорск артистлары, Казаннан килгән Айсылу Габдинова матур җырлар яңгыраттылар. Чара ахырында барлык ярышларга йомгак ясалды, җиңүчеләр һәм катнашучылар бүләкләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз