news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскида «Татар аты» фестивале була

Лениногорскида «Татар аты» фестивале була
Фото: https://zamansulyshy.ru/

24 августта Лениногорск районы Югары Каран авылында «Татар аты» фестивале узачак. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.

Программада ат чабышлары, «Аударыш» ат өстендә көрәш, милли уеннар - «Күк бүре», «Тай тулак» һәм «Тәңкә алу», «Мәргән укчы» ярышлары, башка конкурслар бар.

Атлар Әлмәт, Азнакай, Теләче, Балык Бистәсе, Бөгелмәдән киләчәк. Шулай ук рингка татар токымлы атларны чыгару булачак.

«Аударыш» көрәшенә Татарстанның төрле районнарыннан җыелалар», – ди «Алмакай» утарыннан Самат Нәбиуллин.

Концерт программасы да була. Чара 11.00 сәгатьтә ачыла. Катнашучыларны 7.00 дән 9.00 сәгатькә кадәр теркиләр. Ә 9.30 сәгатьтә «Аударыш» көрәшенең беренче этабы була.

news_right_1
news_right_2
news_bot