Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лениногорскида танылган блогер татар телендә блог алып баруның уңай яклары турында әйтте
Лениногорскиның «Высота» яшьләр үзәгендә бер көнлек медиа-интенсив узды. Яшүсмерләр медиа-командалары өчен булды ул. «Беренчеләр хәрәкәте»нә белемнәр һәм күңелле тәэсирләр бүләк иткән көн булды. Бу хакта «Заман сулышы» Яшьләр үзәге Телеграм-каналына сылтама белән хәбәр итә.
Медиа-интенсивта Татарстанның 7 районыннан «беренчеләр» катнашты.
Яшьләр белән очрашуга Татарстанда «Беренчеләр хәрәкәте»нең җитәкче урынбасары Диләрә Галиева килде. Ул тиз арада сыйфатлы контент булдыру өчен үз фишкалары һәм лайфхаклары белән бүлеште, шулай ук креаторлар өчен актуаль конкурслар белән уртаклашты.
Чараның махсус кунагы – танылган блогер Илнариус Татариус иде.
Блогер социаль челтәрләр алып бару буенча үз тәҗрибәсе белән уртаклашты, аңа үтәргә туры килгән кыенлыклар һәм татар телендә блог алып баруның уңай яклары турында сөйләде. Ахырда ул тыңлаучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Һәм, әлбәттә, бик теләп яшьләр белән фотога төште.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз