Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лениногорскида төнлә чыккан янгында ир-ат мәетен тапканнар
Янгын Ирек урамында чыккан.
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Лениногорскида төнлә янган йортта өлкән яшьтәге ир-ат мәетен тапканнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бүген Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына төнге сәгать берләр тирәсендә Ирек урамында шәхси йорт януы турында хәбәр килгән. Янгын йокы бүлмәсендә килеп чыккан, аның мәйданы дүрт квадрат метр тәшкил иткән.

Сүндерү барышында янгын сүндерүчеләр йортның 66 яшьлек хуҗасы мәетен тапкан.

Башлангыч фаразлар буенча, янгын электр җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз