news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида тәүге тапкыр “Милләт гүзәле” бәйгесе булып узды

Бу көнне һәрбер катнашучы кыз җиңү яулады, милләт гүзәлләренә номинацияләр буенча дипломнар бирелде.

 (Лениногорск, 21 март , “Татар-информ”, “Заман сулышы”). Лениногрск шәһәре Мәдәният сараенда “Милләт гүзәле” бәйгесе узды. Беренче тапкыр узучы бәйгедә татар, рус, чуаш, мордва, әрмән, үзбәк милләтеннән кызлар катнашты, дип хәбәр итә җирле басма.

Алар тамашачыны үзләренә генә хас булган гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштырды. Конкурсантлар тәкъдим иткән ризыкларның тәмле хуш исләре бөтен залга таралды. Тәм-томнар, ризыклар белән залда утыручылар да авыз итеп карады.

Кызларның һәрберсе чибәр, төз буй сынлы булуыннан тыш, бик талантлылар да икән. Алар матурр итеп җырлады, биеде, сәнгатьле итеп сөйләделәр дә. Гүзәлләр һәркайсы якты йолдыз булып сәхнә түрендә балкыдылар.

Бу көнне һәрбер катнашучы кыз җиңү яулады, милләт гүзәлләренә номинацияләр буенча дипломнар бирелде, һәр сылуның башында таҗ балкыды, чәчәкләр, бүләкләр мулдан булды.

Залда татулык, тынычлык тантана итте. Бу бәйге тагын бер кат безнең шәһәрдә яшәүче милләт вәкилләренең үзара аңлашып һәм аралышып яшәүнең билгесе иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100