news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида сугыш ветераны Михаил Новиков укучылар белән очрашты

Укучылар ветераныбызны басып алкышларга күмде һәм чын күңелдән бүгенге тормышыбызның тынычлыгы өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

(Лениногорск, 9 май, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Лениногорскиның Никахлашу сараенда сугыш ветераны Михаил Новиков укучылар белән очрашты, дип яза район газетасы.

Очрашу барышында укучылар бүгенге тормыш өчен нинди зур эш эшләнелгәнлеген аңладылар. Бер минутлык тынлык белән шул елларның авырлыгын кичкән ватандашларыбыз искә алынды. Ул минутта һәрберсе бабаларыбызның бүгенге көннең шундый якты булуына бәяләп булмаслык зур өлеш керткәнлеген аңлый иде. Укучылар ветераныбызны басып алкышларга күмде һәм чын күңелдән бүгенге тормышыбызның тынычлыгы өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, барысына да исәнлек-саулык һәм тыныч тормыш телибез, дип хәбәр иттеләр ЗАГС бүлегеннән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100