news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида студентлар медицина отряды эшли

Лениногорскида студентлар медицина отряды эшли
Фото: Василий Иванов/http://zamansulyshy.ru

БДБ илләренең һәм Россия Федерациясенең 13 регионыннан 57 студент Лениногорск һәм Әлмәт медицина учреждениеләрендә «Татнефть» гранты кысаларында 10 июльдән эшли башлады. Бу хакта «Заман сулышы»нда Кристина Иванова хәбәр итә.

Булачак табиблар һәм шәфкать туташлары һөнәргә төшенеп кенә калмый, хастаханәләрдәге медицина хезмәткәрләренә ярдәм дә күрсәтә.

«Призвание» Бөтенроссия студентлар медицина отряды – Татарстанда өченче ел рәттән «Татнефть» компаниясенең «Игелек энергиясе» конкурсы грантына гамәлгә ашырыла торган хезмәт проекты. Бу җәйдә отрядка беренче тапкыр Кыргызстан вәкилләре кушылды.

Проектның әһәмияте әйтеп бетергесез: булачак медикларны һөнәр белән таныштыру, аларга укыту программасы кысаларында гамәли күнекмәләр бирү, медицинаның «чынбарлык дөньясын» күрсәтү мөһим.

- «Призвание» проекты республикага табиблар кадрларын җәлеп итү буенча елдан-ел зур әһәмияткә ия була. Без илнең төрле почмакларыннан һәм якын чит илләрдән килгән студентларны киләчәктә алар үзләренең һөнәри язмышларын Татарстан медицинасы белән бәйли алсын өчен кызыксындырырга телибез. «Татнефть» компаниясе проектны гамәлгә ашыруда ярдәм итә, — ди Лениногорск үзәк район хастаханәсе баш табибы Рим Әмиров.

Лениногорск үзәк район хастаханәсендә Кыргызстаннан 6 студент эшли. Шуларның берсе – Кыргыз-Россия славян университетының (Бишкек) 4нче курс студенты Карина Ким. Ул диспансеризация үткәрергә ярдәм итә, пациентларның өенә бара, ЭКГ төшерә, анализга кан ала, медицина документациясен тутыра.

Өченче хезмәт семестры вакытында, медицина учреждениеләрендә эшләүдән тыш, «Призвание» студентлары спорт, иҗади һәм мәдәни чараларда катнаша. Аерым алганда, иҗади фестиваль, спартакиада, Шөгер авылындагы ачык һавадагы нефть музеена, «Альметрика» интерактив үзәгенә экскурсия программалары оештыру, «Призвание» Мисс һәм Мистерын сайлау һәм башкалар планлаштырыла. «Призвание» отряды җәй ахырында сменаны тантанасы рәвештә ябачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100