news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида спорт мәктәбенең заллары яңартылды

Спорт залларын яңартуга үз көчләрен керткән хәйриячеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Лениногорскида спорт мәктәбенең заллары яңартылды
zamansulyshy.ru

(Лениногорск, 26 гыйнвар, “Татар-информ”,“Заман сулышы”). Лениногорскида "Мин спорт белән үсәм" хәйрия проекты кысаларында 3 нче балалар спорт мәктәбенең дүрт спорт залы яңартылды. Шушы көннәрдә аны ачу тантанасы булды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Спорт залын ачу тантанасында «Мин спорт белән үсәм» проекты җитәкчесе Мирослав Смирнов, Global Intellect Servise компаниясе җитәкчесе Вячеслав Ушенин, Лениногорскидагы грек-рим көрәше Федерациясе рәисе Илгиз Шиапов, администрация вәкилләре һәм әти-әниләр катнашты.

"Спортка битараф булмаган, көрәшне үз иткән спортчыларны ихластан котлыйм. Безнең район грек-рим көрәше буенча һәрвакыт алдынгылардан саналды, бернигә дә карамыйча ничә еллар дәверендә үз эшен дәвам итте һәм итәчәк", - дип белдерде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк.

Үз чиратында, ул спорт залларын яңартуга үз көчләрен керткән хәйриячеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Ярдәм кулы сузган яшь хәйрияче - Вячеслав Ушенин тумышы белән Лениногорскидан. Бүгенге көндә Мәскәүдә яши, шәһәребезнең 12нче лицеенда белем алган, заманында грек-рим көрәше белән дә шөгыльләнгән булган.

Спорт мәктәбенең көрәш залы, чынлап та, танымаслык булып үзгәргән һәм үзенә җәлеп итеп тора. Монда яраткан спорт белән шөгыльләнүче яшүсмерләр өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган, бары тик теләк кенә булсын. Якты һәм иркен бүлмәләр, үз эшен белгән оста тренерлар. Әнә стенада танылган Олимпия чемпионы, Россия Герое Александр Карелинның сурәте янында канатлы сүзләр язып куелган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100