Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лениногорскида шөпшә күче табибларны һәм авыруларны чаккан
Әлеге хәл Октябрьская урамындагы хастаханәдә булган.
(Казан, 18 июль, “Татар-информ”). Лениногорскида шөпшә күче табибларны һәм авыруларны чаккан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Кичә иртән коткаручыларга Октябрьская урамындагы туберкулез диспансеры хезмәткәрләре ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.
Хастаханә палаталарының берсенең балконында шөпшә күче оялаган һәм алар янәшәдә булган кешеләргә һөҗүм оештырган. Урынга килгән 7нче зона янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре балконны шөпшәләрдән чистарткан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз