news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскида шәхси йортта янгында ир-ат һәлак булды

Янгынның сәбәбе ачыклана.

Лениногорскида шәхси йортта янгында ир-ат һәлак булды

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Лениногорскида Буденный урамында шәхси йорт янган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Шаһитлар янгын турында кичә кичке тугызда 101 нче янгын сагы номеры буенча хәбәр иттеләр. Янгын сүндерүчеләр вакыйга урынына килгәч, гомуми мәйданы 80 кв. метр булган йортның түбәсе януы ачыклана.

Янгын сүндергән вакытта йортта 60 яшьлек ир-атның мәете табыла. Тиздән янгын тулысынча сүндерелә. Хәзерге вакытта янгынның сәбәбе ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot