news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскида үсемлекләрне тукландыруның яңа төренә өйрәттеләр

Белгечләр ашламаны сиптергәндә кулланыла торган форсункалар сайлау буенча киңәшләрен бирде.

Лениногорскида үсемлекләрне тукландыруның яңа төренә өйрәттеләр
Ирина Биктимирова

(Лениногорск, 14 июль, "Татар-информ", "Заман сулышы", Розалия Мостафина). Бүгенге көндә бөртекле культуралар, рапсны тукландыруның заманча технологияләре кулланыла. Шундыйларның берсе турында Лениногорск районында узган зональ семинарда сөйләштеләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

“Татагрохимсервис” компаниясе төркеме тарафыннан уздырылган семинарда яңа ашлама – КАС, аны кертү, куллану хакында фикер алыштылар. Анда республиканың Кама арты зонасына керүче 11 районы хуҗалыкларыннан җитәкчеләр, агрономнар катнашты. Ул “Лениногорская агрофирмасы” базасында Шөгер мәдәният йортында, аннан кырда узды.

Элегрәк каты төрдәге ашлама җитештерсәләр, хәзерге вакытта сыек төрдәгесе дә чыгарыла. Ул – карбамид-аммиак катнашмасы (КАС). Ул Россиядә өч заводта гына ясала икән. Әлеге ашламада азот өч төрле формада була. Мондый ашлама белән азот үсемлекләргә һәрдаим килеп тора. Беренче формасы – ашламаны кертүгә тәэсир итә башлый, икенчесе бер аз вакыттан соң, өченче формасы – 1 айга кадәрге вакыт эчендә тәэсир итә.

“Татагрохимсервис” компаниясе төркеме генераль директоры Рөстәм Кәлимуллин әйтүенчә, әлеге җәмгыять үзенең ике базасыннан сыек ашламаны китерү мөмкинлеге бар.

Семинар барышында җәмгыять белгечләре КАС ашламасы турында файдалы мәгълүматлар сөйләде. Әлеге ашламаны кулланганда, югалтулар аз була, ди алар. Аны ике төрле юл белән кертеп була: культураны яфрак аша тукландыру һәм махсус техника белән культураның тамыр өлешенә кертү. Белгечләр ашламаны сиптергәндә кулланыла торган форсункалар сайлау буенча киңәшләрен бирде, сиптергәндә суның сыйфаты буенча да файдалы мәгълүматлар сөйләделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot