news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида сайлау участокларына әби-бабайлар оныкчыклары белән бергә килә

Бер гаиләдәге традиция буенча, ирләр бергә, ә хатын-кызлар алардан аерым, җыелышып барып тавыш бирә, дип яза район газетасы.

(Лениногорск, 18 март, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Лениногорскида сайлау участокларына балалары, оныклары, оныкчыклары белән киләләр. Эльмира Габдушовага 73 яшь. Ул 11 нче гимназиядәге 1801 нче сайлау участогында тавыш бирде. Сайлауга 4 яшь ярымлык оныкчыгы Сергей белән килгән, дип хәбәр итте район газетасы.

“Сайлауларда катнашмый калганым юк. Баштан балаларымны ияртеп килә идем, аннары оныкларны. Бүген менә оныкчыгым белән килдем. Тавыш бирү белән кайтып китәргә җыенган идем. Кая ул, юк, кайтмыйбыз, концерт карыйбыз, дип мине туктатты”, - дип сөйләгән Эльмира ханым.

Мөнир абый Камаловларның гаиләсендә дә сайлауларда катнашуның үз традициясе бар икән. Гаиләдәге ирләр бергә, ә хатын-кызлар алардан аерым, шулай ук бергә җыелышып барып тавыш бирә. Мөнир абый оныгы Рафаэльгә сайлау участогында үзеңне ничек тоттарга икәнлеге аңлатып бара, диелгән әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100