Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лениногорскида шәһәр башлыгы Кубогына «Күк бүре» уены үткәрелде
Лениногорскиның «Алмакай» ат утарындагы атлар катнашында шәһәр башлыгы Кубогына «Күк бүре» милли уены үткәрелде. Уенда Лениногорск, Ютазы, Әлмәт, Бөгелмә районнары катнашты. Бу хакта «Заман сулышы» газетасының сайтында хәбәр ителә.
Милли уенда лениногорскилылар 2 урынны яулады, ә Ютазы районыннан килгән кунаклар җиңүче булды.
Уен кагыйдәләре буенча ике команда катнаша, аларның һәрберсендә дүрт җайдак булырга тиеш. Алар кәҗә муляжын атта барган килеш җирдән күтәреп алырга һәм көндәшнең «казан»ына кертергә тиеш. «Ылак»ны теләсә кайсы урыннан күтәреп алырга, төркемдәшкә тапшырырга яки ыргытырга, яисә аның белән бергә кәҗә түшкәсен көндәш капкасына ташларга ярдәм итәргә рөхсәт ителә.
Ат яки ат өстендә утыручы егылып төшсә, уен туктатыла. Шулай ук, атта утырган кеше кәҗә муляжын күтәргән вакытта һөҗүм итү тыела. «Ылак» өчен киң күкрәкле махсус атлар сайлап алына. Белгечләр атны берничә ел әзерлиләр, моның өчен өч яшьлек атларны сайлап алалар, һәм 5-6 яшькә җиткәч кенә ат ярышларга кертелә.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, элек бу уенда 30-35 кило авырлыкта чын кәҗә түшкәсе кулланыла торган булган. Хәзерге заманда хайваннарны алай җәфаларга рөхсәт ителми. Шуңа күрә, Лениногорск районы Каран авылында «Алмакай» ат утары атлары катнашында узган ярышта чүпрәк-чапрактан төгелгән курчак (чучело) кулланылган.
Бу төр уенны беренче булып Башкортстан Республикасының Баймак районы үткәрә башлаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз