news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскида Россия Герое Дамир Исламов истәлегенә багышланган бокс турниры булачак

Лениногорскида Россия Герое Дамир Исламов истәлегенә багышланган бокс турниры булачак
zamansulyshy.ru

12 сентябрьдә Лениногорскида Россия Герое Дамир Исламов истәлегенә багышланган бокс турниры булачак. Бу хакта «Заман сулышы» газетасы яза. 

Турнир алдыннан 9.00 сәгатьтә үзәк мәйданда мотокаскадерлар шоу-программасы була. Бокс турниры 12.00дә башлана. Турнирны Александр Белый һәм Аделина Сафина алып бара. 

Бокс турнирына махсус кунаклар – Россия боксы йолдызлары Александр Поветкин һәм Денис Лебедев киләчәк. 

Шулай ук бу көнне Дамир Исламов барельефы белән һәйкәл ачылачак.

Бу көнне Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килүе дә көтелә.

Дамир Исламов - танкист, Украинада барган махсус операциядә һәлак булды. Аңа үлгәннән соң Россия Герое исеме бирелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot