news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскида «Россия ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы узды

Лениногорскида 5 нче мәктәп базасында «Россия ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы узды. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.

Конкурста 16 педагог катнашты, шуларның 6сы – «Педагогик дебют» номинациясендә. Муниципаль этапта конкурс сынаулары ике турда үтте: дәрес, педагогик әңгәмә.

«Ел укытучысы – 2026» конкурсының муниципаль этабында җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз:

I урын - Паникарова Дарья, 6 нчы мәктәп, II урын - Салахова Наталья, 5 нче мәктәп, III урын - Нәгыймова Светлана, 2 нче мәктәп.

«Педагогик дебют» номинациясендә I урын - Шемырева Анастасия 7 нче мәктәп, II урын - Зарипова Лиана, 10 нчы урта мәктәп, III урын - Тарасенко Екатерина, 12нче лицей.

news_right_1
news_right_2
news_bot