news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида республикакүләм конференциядә сәламәтлекне саклау турында сөйләштеләр

Валерий Илюшин сәламәтлек саклау программалары һәм методик әсбаплап авторы, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча зур өлеш керткән.

Лениногорскида республикакүләм конференциядә сәламәтлекне саклау турында сөйләштеләр
zamansulyshy.ru/

(Лениногорск, 21 март , “Татар-информ”,“Заман сулышы”). Шәһәрнең 10 нчы мәктәбендә Валерий Илюшин исемендәге беренче республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды. Ул “Белем бирү өлкәсендә сәламәтлекне саклау технологияләре” темасына багышланган иде. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.

Конференциядә район һәм шәһәрнең мәктәп укытучылары, өстәмә белем бирү педагоглары, балалар бакчасы тәрбиячеләре, тренерлар, медодистлар катнашты. Шулай ук Казан, Алексееевк, Әлмәт, Сарман, Яр Чаллы шәһәрләреннән дә вәкилләр килгән иде.

Кунакларга сәламләү сүзе белән 10 нчы мәктәп директоры Сиринә Хайбрахманова, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Санатуллин, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлеге җитәкчесе Жанетта Соркина мөрәҗәгать итте.

Соңгы арада гаджетлар, телефонннар барлыкка килү сәбәпле, яшь буынның хәрәкәтле тормышка битараф карауларын билгеләп үттеләр. Бүгенге конференциянең дә төп максаты - заманча шартларда белем бирү өлкәсендә сәламәтлекне саклау технологияләрен алга сөреп, яңа алымнар куллану, балаларның сәламәтлекләрен ныгыту, аларда спортка карата мәхәббәт хисләре уяту.

Бу көнне 10 нчы мәктәпнең элекке директоры, физкультура укытучысы Валерий Илюшинны очраклы гына искә алмадылар. Ул сәламәтлек саклау программалары һәм методик әсбаплап авторы, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча зур өлеш керткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100