news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида районара тикшерү бүлегенең яңа административ бинасы ачылды

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсенә караган әлеге тикшерү бүлеге Чирмешән районы өчен дә җаваплы.

(Казан, 10 август, "Татар-информ"). Бүген Татарстанның Лениногорск районына эш сәфәре кысаларында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Тикшерү комитетының республика буенча идарәсенә караган Лениногорск районара тикшерү бүлегенең яңа административ бинасын ачуда катнашты. Шулай ук әлеге чарада Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Павел Николаев һәм Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов та булды, дип хәбәр итә республика Президентының матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында ассызыклаганча, Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе илдә яхшылар рәтенә керә. Югары күрсәткечләр – андагы белгечләрнең нәтиҗәле эше. "Иң мөһиме – кешеләр яхшы шартларда эшләргә тиеш, – диде ул. – Болар барысы илдә тәртип, тотрыклылык һәм канун өстенлеге булсынга эшләнә”.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов идарәнең тырыш хезмәткәрләренә Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен һәм Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Татарстан Президенты Лениногорск районара тикшерү бүлегенең яңа административ бинасын карады. Биредә бүген алты кеше эшли. Бинада эш кабинетларыннан тыш, киңәшмәләр бүлмәсе, архив, тикшерү өчен кулга алынучылар өчен бүлмә һ.б. бар.

Рөстәм Миңнехановка хәбәр итүләренчә, Лениногорск районара тикшерү бүлегенә Чирмешән районы территориясен дә керткәннәр. 2016 ел һәм 2017 елның беренче яртыеллыгында биредә барлыгы 218 эш тикшерелгән, 119 җинаять эше судка җибәрелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100