news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскида полицейский Кыш бабай балаларны Яңа ел белән котлады

Хәйрия акциясе кысаларында Кыш бабай белән Кар кызы 40тан артык гаиләдә тәрбияләнүче 120 кыз һәм малайга бүләкләр өләште.

(Лениногороск, 2 гыйнвар, «Татар-информ», «Заман сулышы»). Лениногорск районында ел саен Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан хокук сакчылары «Полиция Кыш бабае» акциясен оештыра. Алар катлаулы социаль хәлдә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче малайлар һәм кызларны котлый, дип яза район газетасы.

Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторларны Кыш бабай һәм Кар кызы киемнәрендә елга бер генә тапкыр — Яңа ел алдыннан күреп була. Лениногорскиның эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре балаларга шатлыклы вакыйга бүләк иткән арада гаиләнең яшәү шартлары белән дә кызыксына, ата-аналар белән сөйләшә.

Быел хәйрия акциясе кысаларында Кыш бабай белән Кар кызы 40тан артык гаиләдә тәрбияләнүче 120 кыз һәм малайны котлады, бүләкләр өләште.

news_right_1
news_right_2
news_bot