Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Лениногорскида педагоглар укытуның яңа ысулларын һәм технологияләрен үзләштерде

Лениногорскида нефть төбәгенең мәктәпкәчә учреждение педагоглары укытуның яңа ысулларын һәм технологияләрен үзләштерде. Бу хакта нефть төбәгенең мәктәпкәчә учреждениеләре тәрбиячеләренең зональ семинар-практикумында сөйләштеләр. «Заман сулышы»нда Айсылу Габбасова шул хакта яза.
Укулар «Татнефть һәм балачак. Киләчәк белән диалог» проекты кысаларында узды, проект 2018 елдан компания тарафыннан Мәскәү педагогика университеты белән хезмәттәшлектә гамәлгә ашырыла. Семинар уздыру мәйданчыгы итеп, 2024 елда проектка кушылган 12 нче балалар бакчасы сайланды.
«Лениногорскида проектка беренчеләрдән булып, 2 нче һәм 30 нчы балалар бакчалары кушылды. Без аларның нинди нәтиҗәләргә ирешүләрен күреп кушылдык. Алар безне заманча балачак дөньясына озатучылар булдылар», - ди учреждение мөдире Ольга Илюхина.
«Балаларны берләштерә торган математика» темасы буенча өйрәтүләрне Наталья Титова үткәрде, ул – «Татнефть һәм балачак. Киләчәк белән диалог» проектында «Яшьтәшлек педагогикасы һәм балачак» юнәлеше җитәкчесе.
Тәрбиячеләр укытуның яңа методларын һәм технологияләрен бик теләп төшенделәр.
«Лениногорскига без Нурлатның 5нче бакчасыннан зур төркем булып килдек. Моңа кадәр мин «Татнефть һәм балачак. Киләчәк белән диалог» проекты буенча укытуларда катнашкан идем. Үз бакчамда мин боларны кулланам. Без бергә пространствоны модельләштерергә, математика һәм грамматиканы яңача үзләштерергә өйрәнәбез. Балаларның күз алдында үзгәрүен күрәм: аларның сөйләм телләре үсә, алар нәрсә турындадыр фикер йөртергә, үз фикерләре белән уртаклашырга оялмыйлар», - ди «Шатлык» балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлия Хисмәтуллина.
«Яңа технологияләр безгә бик ошады. Якын арада без хезмәттәшләребез белән педагогик сәгатьтә тәҗрибә уртаклашачакбыз һәм шунда ук яңа белемнәрне эштә куллана башлаячакбыз. Саннарның мәгълүмати челтәре балаларга математика нигезләрен үзләштерергә ярдәм итәр дип ышанам», - дип йомгаклады 12 нче бакчаның өлкән тәрбиячесе Юлия Лебедева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз