news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Лениногорскида оешма-предприятиеләр арасында мини-футбол уздырылды

I урын – «Татнефть-ЛениногорскРемСервис» җәмгыятендә

 (Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”). "Яшьлек" спорткомплексында Лениногорск оешма-предприятиеләре арасында барган мини-футбол буенча беренчелек тәмамланды.

Уенда шәһәребез предприятиеләрендә эшләүче ир-егетләрдән торган командалар катнашты, дип яза “Заман сулышы” басмасы. Турнир нәтиҗәләре буенча, I урынны «Татнефть-ЛениногорскРемСервис» җәмгыяте, II урынны "Лениногорскнефть" идарәсе һәм III урынны "Лениногорскгаз" идарәсе командалары яулады. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100