news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскида Өченче буын университетының яңа уку елы башланды

Лениногорскида Өченче буын университетында укырга җыенучылар өчен уку елының ачылу чарасы узды. Чара Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә үтте. БУ хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.

Россия пенсионерлар берлегенең Лениногорск бүлекчәсе җитәкчесе Фәридә Усманова алда булачак курслар, яңа мөмкинлекләр турында аңлатты.

Катнашучылар төрле укыту программасы – цифрлы грамоталылык һәм пенсионерларның сәламәтлеге, хокуклары буенча лекцияләр, иҗади мастер-класслар турында белделәр. Өлкән буын эшчәнлегенә һәм ял итүне оештыруга аерым игътибар бирелде.

Катнашучыларны Лениногорск районы башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вәгыйзова, Социаль фондның Лениногорск Клиентлар хезмәте җитәкчесе Айгөл Исламова сәламләде, җиңел укулар теләделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot