news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида Әниләр көне уңаеннан узган бәйрәмдә ана капиталын тапшырдылар

Бу көнне Эльвира Латыпова, Лилия Демидова, Лилия Вәлиева һәм Эльвира Гиниятуллинага тантаналы төстә “Ана капиталы” сертификаты тапшырылды.

(Лениногорск, 24 ноябрь, "Татар-информ", "Заман сулышы", Зилә Мөдәррисова). Лениногорск шәһәре Мәдәният сараенда Әниләр көне уңаеннан бәйрәм концерты булды. Анда Эльвира Латыпова, Лилия Демидова, Лилия Вәлиева һәм Эльвира Гиниятуллинага тантаналы төстә “Ана капиталы” сертификаты тапшырылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Залда утырган әниләргә район җитәкчелеге исеменнән җылы теләкләрне район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков ирештерде.

"Сез барыгыз да дөньяда иң җаваплы һәм хөрмәткә лаек, бала тәрбияләүгә багышлаган кешеләр. Әниләр балаларга тормыш белән бергә, сөю, наз бүләк итүче, кирәк чакта терәк була белүче, олы тормышка аяк басарга өйрәтүче дә. Барыгызга да кадерле әниләр булып, үстергән балаларыгызның шатлык-сөенечләрен генә тоеп яшәвегезне телим", - диде ул.

Чара әниләргә багышланган шигырь һәм җырлар, биюләр белән үрелеп барды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100