Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Лениногорскида Нәүрүз бәйрәме диаспоралар катнашында узды

Лениногорск Мәдәният сараенда бүген төрки һәм фарсы телле халыкларның борынгы бәйрәме – Нәүрүз үтте. Әлеге бәйрәм традицион төстә Лениногорскида менә 2015 елдан бирле уза. Районда азәрбайҗаннар, таҗиклар, үзбәкләр яши. Гомумән алганда, Лениногорскида 25ләп төрле милләт вәкиле гомер итә. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Розалия Мостафина яза.
Мәдәният сараена килеп керү белән Нәүрүз рухы сизелә. Төрки халыклар музыкасы уйный. Әнә азәрбайҗан, таҗик милләтләре мул итеп күргәзмә әзерләгән, анда ниләр генә юк. Шулай ук Лениногорск «Ак калфак» оешмасы уңганнары өстәлләрен тутырып куйган.
Нәүрүз бәйрәменә Казаннан районның элеккеге башлыгы, хәзерге көндә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов та кайткан иде.
Башкарма комитет җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Гөлнара Вәгыйзова һәм Рәгать Хөсәенов лениногорскилыларны Нәүрүз бәйрәме белән котлады.
Мәдәният сарае сәхнәсеннән исә татар, азәрбайҗан, таҗик милләтләре әзерләгән җырлар, көйләр агылды. «Карабах» кавказ биюләре ансамбле чыгышы – лениногорскилыларга бүләк иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз