news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида Нәүрүз бәйрәме үтте

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов яз килү бәйрәме белән тәбрикләде, районыбызда шулай киләчәктә дә төрле милләтләрнең дус-тату булып яшәвен теләде.

(Казан, 27 март, "Татар-информ"). Лениногорск шәһәренең Үзәк мәйданы халыкны  Нәүрүз бәйрәменә җыйды, дип яза zamansulyshy.ru. сайты.

Бәйрәм театральләштерелгән күренештән башланып китте. Районда яшәүче төрки халыклар үзләренең аш-сулары белән сыйлады. Балалар өчен төрле уеннар оештырылган, алар бер мәйданчыкта мәш килде.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов яз килү бәйрәме белән тәбрикләде, районыбызда шулай киләчәктә дә төрле милләтләрнең дус-тату булып яшәвен теләде. Нәүрүзбикә сый-нигъмәтләре белән килгән халыкны сыйлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100