news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскида мунчада янгын вакытында ир-ат үлгән, аның хатынының тәне пешкән

Янгын кичә кичке тугызлар тирәсендә Ясная урамында чыккан.

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Лениногорскида мунчада янгын чыгып, бер ир-атның гомере өзелгән, хатынының тәне пешкән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә 20.48 сәгатьтә 101 янгын сагы номерына Ясная урамында мунчада янгын чыгуы хакында хәбәр килгән.

Чакыру буенча барган янгын сүндерүчеләр ут эченнән 55 яшьлек ир-атны алып чыккан, ашыгыч ярдәм табиблары аның үлемен раслаган.

Янгында шулай ук ир-атның 53 яшьлек хатыны зыян күргән, тәне пешкән хатын-кызны хастаханәгә озатканнар.

21.02 сәгатьтә янгынны тулысынча сүндергәннәр. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot