news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида мөселман яшьләре арасында чаңгы ярышында җиңүчеләр ачыкланды

Лениногорскида мөселман яшьләре арасында чаңгы ярышында җиңүчеләр ачыкланды
"Заман сулышы"

Лениногорск мөхтәсибәтендә узган мөселман яшьләре арасында республикакүләм чаңгы ярышы нәтиҗәләре билгеле булды. Чаңгы ярышларында барлыгы 11 районнан биш вакыт намаз укучы мөселманнар көч сынашты.

Әлеге чара мөселманнар арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту, аларны үзара аралаштыру, сәламәт яшәү рәвешен ассызыклау ниятеннән үткәрелде. Бу хакта Лениногорск мөхтәсибәтенә сылтама белән «Заман сулышы» сайтында хәбәр ителә..

2 чакрымга сузылган трассада беренчелекне Кукмара чаңгычылары яулады. Икенче урынны Теләче һәм өченче урынны Лаеш төркемнәре алды. Һәр ярышучының шәхси вакытын исәпләп Теләче, Кукмара, Лаеш егетләре беренчелекне яулады.

«Ярышларны оештыруда зур хезмәт керткән район җитәкчелегенә һәм аның командасына, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсенә, «Татнефть» спорткомплексы җитәкчелегенә рәхмәт белдерәбез», диелгән хәбәрдә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100