news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскида мордваларның “Балтай” бәйрәме узачак

Чара Чирмешән, Лениногорски, Әлмәт, Бөгелмә районнарында гомер итүче мордваларны берләштерәчәк


(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). 14 июнь көнне Татарстанның Лениногорски районы Мордва Карамалысы авылында мордва мәдәниятенең “Балтай” IV республика бәйрәме узачак. ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте белдерүенчә, ул Чирмешән, Лениногорски, Әлмәт, Бөгелмә районнарында гомер итүче мордваларны берләштерәчәк.
Бәйрәм программасы шактый бай һәм үзенчәлекле: анда фольклор коллективлар чыгышлары каралган, бәйгеләр, төрле уеннар да оештырыла. Моннан тыш, чарага килүчеләр игътибарына Мордва Карамалысы авыл мәдәният йорты музеенда сакланучы әйберләр, шулай ук гамәли сәнгать юнәлешендә балалар тарафыннан башкарылган кул эшләре тәкъдим ителә.
Әлмәт районын исә чарада “Мастор Ягида” һәм “Эрзянка” ансамбльләре, Бөгелмә районын “Чары каль” һәм “Валдо чи”, Чирмешән районын — “Умарина” фольклор коллективлары тәкъдим итә. Лениногорски районы исеменнән “Балтай”да “Эрзяночка” һәм “Эрзянка” коллективлары чыгыш ясачак.



news_right_1
news_right_2
news_bot