news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскида мордва халкы кич утыруы булды

Лениногорскида мордва халкы кич утыруы булды
Фото: https://vk.com/dklensk?w=wall-111882852_9644

Лениногорск Мәдәният сараенда Гаилә елына багышланган мордва халкы кич утырулары узган. Аны шәһәрнең «Эрзянка» мордва халык ансамбле оештырган. Бу хакта ВКонтакте социаль челтәрендәге Лениногорск шәһәре Мәдәният сараеның сәхифәсендә хәбәр ителә.

Тамашачылар мордва һәм рус халык җырларын көйләгән, әйлән-бәйлән әйләнгән, такмаклар җырлаган. Кич утыруның кунаклары булып Ивановка авылыннан «Ивушка» ансамбле килгән булган.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, Мәдәният сараенда мордва халкының «Вишка лейне» балалар ансамбле дә эшләп килә. Балалар үз милләтенең традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен онытмый.

news_right_1
news_right_2
news_bot