news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскида мобилизацияләнгән хәрбинең гаиләсендә дүртенче сабый туган

Лениногорскида мобилизацияләнгән хәрбинең гаиләсендә дүртенче сабый туган
Фото: Лениногорск Үзәк район хастаханәсе сәхифәсеннән

Лениногорск бала тудыру йортыннан мобилизаөияләнгән хәрбинең хатыны, күпбалалы әни – Роза Гатауллинаны яңа туган сабые белән бала тудыру йортыннан чыгардылар. Бу хакта үзәк хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Заман сулышы».

Сабый 10 октябрьдә 3070 граммлы булып туган. Ул – гаиләдә дүртенче бала. Аңа Розиль дип исем кушканнар. Яңа туган сабыйның әтисе 2022 елның октябрендә өлешчә мобилизация кысаларында махсус хәрби операциягә китә.

Күп балалы әнине котларга башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гөлнара Вәгыйзова, ЗАГС җитәкчесе Кадрия Хәлимова, Лениногорск баш табибы Равил Шаһиев һәм Гатауллиннарның якыннары, туганнары килде. Җылы котлау сүзләре ирештерделәр.

Әни кешегә бала тормышының беренче елында кирәк булачак әйберләр тартмасы, чәчәкләр, бүләкләр бирделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot