news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида «Милләтләр кроссы»: иң яшь катнашучыга – 6 яшь, иң өлкәненә – 71 яшь

Лениногорскида «Милләтләр кроссы»: иң яшь катнашучыга – 6 яшь, иң өлкәненә – 71 яшь
"Заман сулышы"

Бүген Лениногорскида «Яшьлек» паркында «Милләтләр кроссы» узды. Күмәк узышка 500 йөгерешче килде. Мәктәп укучылары өчен йөгерү аерым, стадионда уздырылды. «Яшьлек» паркында исә уку йортлары студентлары, предприятие-оешма хезмәткәрләре һәм ветераннар ярышы узды.

Кросска килүчеләрне Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк котлады. Ул спортчыларга яхшы кәеф, уңышлар теләде. Бу турыда «Заман сулышы» хәбәр итә.

«Милләтләр кроссы»нда иң яшь катнашучы ул – Инсаф Халиков иде. Инсаф әтисе Ленар Халиков белән 1500 метр арага йөгерде. «Әти, минем дә йөгерәсем килә дип, үзе теләк белдерде. Ике әйләнешне дә йөгерде. Дистанцияне җәяү генә үтәрсен, бәлки дим. Юк, йөгерәм, ди. Без гаиләдә спорт белән дус. Йөгерәбез, сикерәбез», - дип сөйли Ленар Халиков.

Студентлар йөгерештә актив катнашты. Кызлар арасында беренче урынны Камилла Мадишина алды. Ул Лениногорскидагы 2нче мәктәпне тәмамлап, Казанга «Олимпия резервы» училищесына беренче курска укырга кергән.

«Ялга өйгә кайттым. Тренерым Марина Задорожная кросста катнашырга тәкъдим иткәч, бик теләп риза булдым. Мин монда 1нче спорт мәктәбендә 7 ел дәвамында җиңел атлетика белән шөгыльләндем. Киләчәктә дә язмышымны спорт белән бәйләргә телим. Югары күрсәткечләргә ирешәсем килә», - ди Камилла.

Кросста катнашучы йөгерешчеләр арасында җиңүче һәм призлы урын алучыларны Лениногорск Яшьләр эшләре, спорт һәм туриз идарәсе җитәкчесе Марс Магиров котлады.

Шулай ук йөгерештә өлкән яшьтәгеләр дә үз көчләрен сынап карады, 71 яшьлек Хәлил Ибраһимов һәр спорт чарасында катнаша. Ул иң өлкән катнашучы иде. Кышын чаңгыда йөри, җәен йөгерә, скандинав йөрешен дә үз итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100