news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида махсус хәрби операциядә катнашучы истәлегенә мемориаль такта ачылды

Лениногорскида махсус хәрби операциядә катнашучы истәлегенә мемориаль такта ачылды
Фото: https://zamansulyshy.ru/

Һава десанты гаскәрләре ветераннары һәм Лениногорскиның «Сугышчан туганлык» оешмасы вәкилләре десантчы, махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган Ренат Насыбуллин истәлегенә 5нче мәктәптә мемориаль такта ачылды. Бу хакта «Заман сулышы»нда хәбәр ителә.

Искәртик, Ренат Насыбуллин Лениногорскида туа 5нче мәктәптә 9 сыйныфны тәмамлый, Казан шәһәренең Суворов училищесында белем ала, Бөгелмә шәһәрендә тепловоз машинисты ярдәмчесе булырга укый. Армиядән соң ул Бөгелмә шәһәрендә хокук саклау органнарында эшли. 2022 елның октябрь ахырында Ренат Насыбуллин махсус хәрби операция зонасына китә. 2023 елның җәендә Луганск һәм Донецк халык республикалары территорияләрендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була.

Мемориаль тактаны ачкач, «Сугышчан туганлык» оешмасы вәкилләре Ренат Насыбуллинны һәм аның батырлыгын искә алды, якыннарына шундый батыр ул үстергәннәре өчен рәхмәт әйтте. Һава десанты гаскәрләре ветераннарына да котлау сүзләре яңгырап, әле тагын күп еллар яшәргә, бергә әлеге бәйрәмне күп тапкырлар каршы алырга насыйп булсын иде, дигән теләкләр теләде алар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100