news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида өлкәннәр өчен вакансияләр ярминкәсенә йөздән артык кеше килгән

Эш эзлүчеләр өчен 53 вакансия 99 эш урынына тәкъдим ителде.

Лениногорскида өлкәннәр өчен вакансияләр ярминкәсенә йөздән артык кеше килгән
zamansulyshy.ru

(Лениногорск, 12 октябрь, «Татар-информ», «Заман сулышы»). 10 октябрьдә Лениногорск Мәшгульлек үзәгендә, Өлкәннәр көненә багышланган пенсия алды яшендәге һәм пенсия яшендәге гражданнар өчен, шулай ук барлык эш эзләүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе узды. Ярминкәгә 121 кеше килде, шул исәптән 25 граждан пенсия алды яшендәге һәм 7 пенсионер иде.  Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Чарада 14 оешма-предприятие катнашты. Алар - Лениногорскполитехник көллияте, Лениногорск Үзәк район хастаханәсе, Инвалидлар һәм картлар өчен интернат-йорт, «Агроидея», «Агропак-Татарстан” җәмгыятьләре, “Лениногорская агрофирмасы” җәмгыяте, «Альтрейд», «Жилсервис», «Молоко плюс», “Торос” җәмгыятьләре, “Модуль” мебель компаниясе, «ДОСААФ РТ» Лениногорск автомәктәбе, «Татарстан почтасы».

Эш эзлүчеләр өчен 53 вакансия 99 эш урынына тәкъдим ителде. Вакансияләр турында тулы мәгълүмат бирелде: вахта ысулы, хезмәт хакы күләме, эш графигы, эш шартлары, таләпләр, медицина күзәтүе турында әйтелде.

Ярминкәгә килүчеләр Лениногорск Мәшгульлек үзәге базасында булган вакансияләр белән танышты, «Работа в России» порталы мөмкинлекләре белән танышты.

Эш эзләүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларны Мәшгульлек үзәгенә 5-24-77 һәм 5-58-94 телефоннарына шалтыратып белешә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100