Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаңгыда ике төр бәйге буенча «Лениногорск утлары» бөтенроссия ярышы җиңүчеләре билгеле
Лениногорскида чаңгыда ике төр бәйге буенча «Лениногорск утлары» бөтенроссия ярышы узды. Илкүләм ярышларда 2007-2009 елгы яшүсмер егетләр, 2010-2013 елгы һәм аннан яшьрәк малайлар һәм кызлар катнашты. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында хәбәр ителә.
Бәйгедә катнашу өчен Лениногорскига Әлмәт, Казан, Уфа, Кудымкар, Екатеринбург һәм Нязепетровск шәһәрләреннән барлыгы 90 спортчы килгән иде. Ярышлар парадын Татарстан Трамплиннан чаңгы белән сикерү федерациясе башлыгы Әнәс Вәлиевв һәм Татарстанда кышкы спорт төрләре бүлеге җитәкчесе Любовь Королева ачты. Бәйгенең тантаналы өлешеннән соң трамплинчылар көч сынаша башлады.
Лениногорскиның 2007-2009 нчы елда туган спортчылар арасында ярышка ике канатлы чаңгычысы НS-52 трамплинында призлы урыннарны яулап алды. Аларның берсе — Рүзәл Яппаров, ул көмеш медальгә ия булды, ә икенчесе – Егор Шамеев бронза алуга иреште. Спортның бик ныклы ихтыяр көче, кыюлык таләп итүче бу төре белән үсмерләрнең икесе дә берничә ел дәвамында шөгыльләнә. Республика күләм һәм җирле бәйгеләрдә күп тапкыр катнашып, шактый гына уңышларга ирешкәннәр.
«Лениногорск утлары» бәйгесе – традицион төс алып килүче ярыш. Мондый бәйгеләрдә шәһәр трамплин спортының яңа исемнәре дә ачыла. Мисал өчен, 2013 елда туган һәм аннан да кечерәк кыз балалар НS-32 трамплинында көч сынашты. Бу ярышларда Лениногорскиның тагын кечкенә трамплинчысы Рада Нотфуллина бронза медаль яулап алуга иреште.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз