news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскида Кышкы Сабантуйда этләрне дә җиктеләр

Лениногорскида Кышкы Сабантуйда этләрне дә җиктеләр
Айсылу Габбасова

Лениногорск районында Кышкы Сабантуй узды. Бәйрәмне «Татнефть-Актив» җәмгыяте профкомы СП Татнефть-ЛУТР хезмәткәрләре гаиләләре өчен уздырды. Бәйрәм алда торган юбилейлар – Татарстан нефтенең 80 еллыгына, Ромашкин нефть ятмаларының 75 еллыгына багышланган иде.

Кышкы Сабантуйда җәядән атып карадылар, чаңгыда шудылар, әлбәттә, җигелгән этләрдә йөрделәр. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.

«Мин өч балабыз белән килдем. Алар җигелгән этләрдә йөрделәр, җәядән атып карадылар. Беренче тапкыр кар чанасында йөрдек, урман буенча әйләнеп килдек. Бик яхшы әзерләнгән», - диде Марат Мусин.

Зур палаткалар эченә кереп җылынырга була иде. Анда хуш исле чәй тәкъдим иттеләр.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot