news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскида кыска вакытлы ялга кайткан хәрби өйләнде

Лениногорскида кыска вакытлы ялга кайткан хәрби өйләнде
Фото: видеодан скриншот

Лениногорск ЗАГС бүлегендә махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якташ хәрбинең никахлашу тантанасы узды. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Розалия Мостафина яза.

Кыз белән егет арасында мәхәббәт күпере күптәннән салына, моннан 5 ел элек. Рашатны армиягә озатып, аның исән-сау кайтуын көтеп алган Эльмира. Яшьләр гаилә кору турында уйлана, аңа әзерләнә башлагач, өлешчә мобилизация игълан ителә һәм Рашат махсус хәрби операция зонасына китә. Эльмира сабырлык белән тагын көтә.

Хәрби – булачак кияү моңа кадәр ике тапкыр кыска вакытлы ялга кайтып киткән булган. Һәм менә өченче кайтуында Эльмира белән никахлашырга, гаилә тормышын башларга уйлаганнар. Тантаналы вакыйгада ике якның иң якыннары булган, ЗАГС белгече Кадрия Хәлимова аларны истәлекле көн белән тәбрикләп, гаиләдәге мөһим документны тапшырды һәм бәхет-шатлыкта яшәүләрен теләде.

Ә хәрби контракт белән хезмәт итәргә китүчеләргә үз теләкләрен җиткерә: «Физик яктан үзеңне әзерләргә, начар гадәтләрне ташларга, башың белән уйларга», – ди ул.

Санаулы көннәр тиз уза, Рашат янәдән фронтка, хәрби иптәшләре янына юл алган. Хәзер исә биредә сагынып көтеп алучылар күбәйде – хатыны Эльмира яраткан тормыш иптәшенең исән-сау җиңеп кайтуын теләп тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot